Патриотик тәрбиягә юнәлтелгән чара Түбән Каманың “Веста” үзәгендә узды

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Отделение – равняйсь!" исеме астында РФ Коры җир гаскәрләре көненә багышланган чара узды.

Чарада социаль педагог Илиза Солтанова Россия Федерациясе Кораллы Көчләре һәм Россия армиясе структурасы һөнәри бәйрәмнәре хакында сөйләде.

Моннан тыш, балалар коры җир гаскәрләре һәм аларның символикасы формалаштыру тарихы белән якыннан таныштылар. Аннан соң очрашуда катнашучылар белемнәрен табышмаклар һәм ребуслар ярдәме белән тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International