30 сентябрьдән алып 6 октябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитштерү өлкәсендә. Монда 171 кеше эшсез калган. Шулай ук эштән китүчеләрнең күп саны азлап һәм күпләп сату тармагында. Монда 81 кеше эшсез дип танылган.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән китүчеләр саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 48, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 30, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 34, энергетика тармагыннан – 14, коммуналь хезмәтләрдән – 23, сәламәтлекне саклаудан – 16, төзелештән – 27, авыл хуҗалыгыннан – 13, дәүләт хезмәтеннән – 19, финанс эшчәнлегеннән – 22, кунакханә бизнесыннан – 11, файдалы казылмалар табудан – 9 кеше.