Менделеевскның «Берег Надежды» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан тормышының зур өлешен социаль өлкәдә хезмәт куюга багышлаган пенсионерлар белән очрашу узды.
Чепья мәдәният йортында өлкәннәрне бәйрәм белән котлап җирле артистлар тарафыннан концерт оештырылды. 50 ел бергә тату гомер иткән Васыл һәм Разыя Лотфуллинарга карата матур сүзләр җиткерелде. Район башлыгы урынбасары Наилә Сабирзянова аларга истәлекле бүләк тапшырды.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге ветераннар өчен хезмәттәшләре белән очрашу оештырды.
Шушы көннәрдә Теләченең «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күп еллар хезмәт куйган пенсионерлар белән очрашу узды.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Биектауның “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “социаль такси” оештырды. Әлеге такси белән кулланучы пенсионерлар сатып алган азык-төлекләрен бушлай өйләренә кадәр алып кайта алды.
Шушы көннәрдә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм белән ИТ-парк хезмәткәрләре котлады.