Кичә "Космос" яшьләр үзәгендә Зәй инвалидлар җәмгыятенең хисап-сайлау конференциясе узды.
Көн тәртибенә 176нчы номерлы “Россия Федерациясендә Торак кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы законны гамәлгә ашыру турында сүз барды.
Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары алдында аңлатулар белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина чыгыш ясады.
Ул федераль ташламадан файдаланучылар өчен торак-коммуналь хезмәтләренә ташламалар бирү тәртибендә үзгәрешләр турында сөйләде. Очрашу барышында бик күп сораулар яңгырады һәм аларга җаваплар алынды.