Минзәләнең интернат-йортында өлкәннәр көненә багышланган концерт узды

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тәбрикләү сүзләре белән район башлыгы Айдар Салахов исеменнән совет аппараты җитәкчесе Роза Салдаева чыгыш ясады, бүләк итеп сертификат тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова да өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлева үз чиратында, барлык кунакларга игътибарлары һәм ярдәмчел булагннары өчен рәхмәтләрен белдерде. Җылы сүзләрдән соң бәйрәм концерты оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International