21сеннән алып 30нчы сентябрьга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Лениногорск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениесе эшчәнлеге тикшерелде. Әлеге тикшерү Министрлыкның карары нигезендә мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеген яхшырту максаты белән уздырыла.
Тикшерү нәтиҗәсендә эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, эшсез дип танудан нигезсез баш тарту; эшсезлек буенча акчалата түләүне туктату, дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча административ регламент нигезендә эш башкармау кебек ялгышлыклар ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелеп, табылган кимчелекләрне юк итергә боерык биреләчәк.