Шушы көннәрдә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ҖЧҖ, "Урыссу электромеханика заводы"нда булын кайтты, алар анда 16 ноябрьдән кыскартуга эләгүче эшчеләр белән очрашты.
Үзәк хезмәткәрләре эштән китүчеләргә гамәлдәге законнар нигезендә социаль гарантияләргә, хезмәткә хокуклары хакында аңлатты.
Катнашучыларга Ютазы районында һәм Башкортостан Республикасы Октябрь шәһәрендә булган актуаль вакансияләр хакында мәгълүмат бирелде.