Арча районында өлкәннәр декадасын “Айсылуның айлы кичләре” дип исемләнгән театраль спектакль белән ачып җибәрделәр

2015 елның 2 октябре, җомга

Бүген Арчаның “Центр милосердия” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен бәйрәм чарасы узды.

Чарада Арчаның район башлыгы Илшат Нуриев, ветераннар Советы рәисе Альберт Җамалиев катнашты. Бәйрәм чарасы Айсылуның айлы кичләре” дип исемләнгән театраль спектакль белән башланып китте.

Көннең икенче яртысында Җиңү паркында иҗади чара узды. Катнашучыларны үзәк директоры Руфия Багаутдинова сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International