Өлкәннәр көнендә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәге карамагындагылар хезмәт дәресе укытучысы белән берлектә төрле төстәге открыткалар ясады.
Балалар социаль педагоглар белән берлектә өлкәннәр янында булып кайттылар. Игътибарсыз бер генә ялгыз пенсионер да калмады.