Статистик мәгълүматларга караганда, 29 нчы сентябргә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16124 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 41 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе дә кимеде, ул хәзер 0,78% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36358 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1485 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 756 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 374 е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 91 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.