"Кем булырга?" һөнәри юнәлеш программасы кысаларында, Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре Аксубай пгт янгын сүндерү-коткару бүлегендә экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты — балаларны янгын сүндерүче һөнәре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру.
Бүлек хезмәткәрләре балалар өчен инструктаж үткәрделәр, заманча җиһазларны күрсәттеләр һәм коткаручылар эше турында сөйләделәр. Балалар кызыксынып сугышчы киемнәрен киеп карадылар, янгын машинасы кабинасында утырдылар һәм сораулар бирделәр.
Тәрбиячеләр әйтүенчә, мондый очрашулар балаларга төрле һөнәрләр турында белергә һәм, бәлки, үзләренең киләчәк юлларын сайларга ярдәм итә.