Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Үстер» клуб эшчәнлеге кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.
2026 елның 23 апрелендә Г. Тукайның туган көнен һәм татар телен бәйрәм итү кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Үстер» клубында төркемле дәрес оештырылды — «Халык көче — акылда, акыл көче — телдә!»
Үткәрелгән чара барышында кунаклар Г. Тукай әсәрләре буенча бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Викторинаны социаль педагог белән бергә «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамладылар. Очрашуның икенче өлешендә балалар өчен иң кызыгы башланды: алар «Су анасы» әкиятенең геройлары булдылар. Костюмлы куелыш беркемне дә битараф калдырмады, барысына да әкият геройлары булу ошады.