Кичә республика башкаласында узган россия-норвегия семинарында түбәндәге сораулар каралды: эштән азат ителү куркынычы алдында торган хәзмәткәрләрне эш белән тәэмин итү системасы һәм инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эш тәҗрибәсен күрсәтү.
Әлеге чара норвегия тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм гамәли эшчәнлекне камилләштерү өчен мәгълүмат алмашуга багышланган.