15 сентярбьда Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәрби хезмәттән киткәннәр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак.
Эш бирүчеләр тарафыннан атучы, гранатометчик, пулеметчик, механика белгече, шофер, мәгълүмат кабул итү һәм тапшыру операторы һ.б. эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт, 222 нче кабинетта уздырылачак.
Белешмәләр өчен телефон номеры: (8555)42-68-00.