Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре игелек атнасы кысаларында “Визит добра” дигән чара уздырдылар.
Оештыручылар инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр яннарына кунакка бардылар. Волонтерлар клоуннар киемендә патраножда торучы балалар өчен төрле уеннар оештырдылар, битләрен буядылар, мехенди ясадылар.