Республиканың ике эре предприятиясе үз эшчеләренә бурычларын кайтарды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

Соңгы бер ай барышында хезмәт хакы түләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләренә караганда, республикада ике эре предприятие хезмәткәрләре алдында бурычларын түләнгән. Алар ҖАҖ "Союздорстрой" Мамадыш филиалы һәм ҖАҖ "Водоканал" (Лениногорск шәһәре). Шулай итеп, Мамадыш филиалы ҖАҖ "Союздорстрой" 103 хезмәткәргә 3 млн. 937 мең сум хезмәт хакы түләнгән. Лениногорск шәһәре предприятиясе, үз чиратында, 200 хезмәткәр алдында 1 млн. 876 мең сум күләмендә бурычын кайтарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International