Түбән Камада эшсезләрне эшкә урнаштыралар

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

10 сентябрь көнне Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсиядәгеләр һәм пенсия алды яшендәгеләр өчен эш урыннары ярминкәсе үздырачак.

Эшкә алучылар тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителәчәк: химик ярдәм белән су чистарту аппаратчысы, йөк төягеч йөртүчесе, цех остасы, котельный операторы, азык-төлек җитештерү операторы, пешекче, тикшерүче, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, машина йөртүчесе, шәфкать туташы, урам себерүче, бинада гомуми хезмәт күрсәтү һәм төзәтү эшчесе, келәтче, каравылчы (сакчы), хезмәтче, диспетчер һ.б.

Әлеге ярминкә барышында катнашучылар кадрлар белән тәэмин итүче оешма белгечләреннән эш урыннары турында  хәбәрләрне белешеп, киңәшләшә алачак.

Чара түбәндәге адрес буенча уздырыла: Түбән Кама шәһәре, Бызов ур. 20а, 222 бүлмә.

Белешмәләр өчен телефон номеры 8(8555)42-68-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International