Тукай шәһәренең “Шәфкать” үзәгендә тирә-якка толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән акция уздырылды

2015 елның 4 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә Тукай шәһәренең “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан “Күпмилләтле Россия. Экстремизмга юк дип әйтик” исемле чара үткәрелде. Чарада 7 яшьтән алып 15 яшкәчә 23 балигъ булмаган төрле категориядәге гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар катнашты. Чараның максаты яшьләрдә дөньяга толерант караш, төрле дин, милләт кешеләргә бертөрле мөнәсәбәт тәрбияләүдән гайбарәт.

Кеченә яшьтәге балаларга “Мәҗбүриләүсез дөнья!” исеме кысаларында мультфильмлар күрсәтелде, калган катнашучылар арасында “Күпмилләтле Россия. Экстремизмга юк дип әйтик” рәсемнәр конкурсы оештырылды. Аннан соң балалар бергәләшеп тынычлык кугәрченнәре ясап, аларны тынычлык, дуслык сөюче булыгыз, дигән мөрәҗәгать белән туган авыл халкына таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International