Бүген Арча районында хезмәтне саклау буенча Координацион советының киңәйтелгән утырышы үтте.
Утырыш эшендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Социаль страхование фонды һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.
Координацион совет утырышы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Татьяна Манжосова катнашында узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: республика оешамларында имгәнүләрнең төп сәбәпләре, имгәнүләрне булдырмауны гамәлгә ашыру, кисәтүгә юнәлдерелгән эш, хезмәт шартларын махсус бәяләү, шулай ук хезмәтне саклау өлкәсендә кагыйдәләрне бозган хезмәткәрләрне җаваплылыкка тарту.