Республикада «Творчество и инновация» дигән конкурс игълан ителде

2015 елның 21 августы, җомга

Республикада «Творчество и инновация» нәтиҗәле практикалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге мәгълүмати-методика үзәге оештыра.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1. "Эшчәнлек офыклары киңәя" (социаль-көнкүреш программалары буенча иң яхшы практика, социаль-психологик адаптация)

2. "Яшәү сәнгате" (сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган иң яхшы практика)

3. " Үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыру " (ихтыяҗларның социаль активлыгын арттыру, яхшырту, һөнәри юнәлеш бирү һәм үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыру буенча иң яхшы практика).

4. "Ирек, иҗат һәм бәхет!" (социомәдәни тернәкләндерү буенча иң яхшы практика).
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны “КОНКУРС” тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 420111, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 12 йорт; тел./факс: (843) 236-45-56; e-mail: 
rcsppn@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International