Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Әлеге чара гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган. Акциянең максаты күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булган.
Бу чараны уздыру өчен компания "Таиф-НК" иганәче ярдәмен күрсәтте, булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.