Республикада «Алтын көз» нәтиҗәле практикалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге мәгълүмати-методика үзәге оештыра.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. "Без бергә" (волонтерлар эшен оештыру, иреклеләр эшчәнлеге буенча иң яхшы практика);
2. "Хезмәт табибы" (тернәкләндерү буенча социаль-хезмәтнең иң яхшы практикасы);
3. “Үзең һәм дөнья белән гармониядә" (социаль-психологик тернәкләндерү буенча иң яхшы практика);
4. "Озын гомер: активлык һәм иҗат" (социомәдәни тернәкләндерү буенча иң яхшы практика);
5. "Дөньяга тәрәзә" (социаль-педагогик реабилитацияләү буенча иң яхшы практика).
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны “КОНКУРС” тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 420111, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 12 йорт; тел./факс: (843) 236-45-56; e-mail: rcsppn@mail.ru.