Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Кояшкай” сәламәтләндерү лагеренда булып кайттылар

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы   астында  һөнәри юнәлеш бирүче чаралар белән шәһәрдән читтә урнашкан ял итү лагерьларына чыгуны дәвам итә. Бүген мондый чара “Кояшкай” сәламәтләндерү лагеренда булып узды. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән очрашуда 7-15 яшькәчә  85 бала катнашты. Балалар профориентацион уен һәм конкурсларда актив катнаштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Чара барышында катнашучыларның профессияләр турында хәбәрдар булулары, зирәклеге, җиңүгә омтылышлары чагылды. 

Теләүчеләр үзәкнең мобиль офисында компьютер тестлары үтә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International