Балигъ булмаганнарга көч куллану очракларын профилактикалау эш кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгечләре “Тынычлыкта яшәргә өйрәнәбез” дигән чара уздырдылар.
Чара барышында балалар белән яхшылык турында сөйләштеләр. Оештыручылар мисал итеп Владимир Драгунскийның “Друг дества” әсәреннән өзек тә укыдылар, катнашучылар бик тә кызыксынып әлеге тема буенчп әңгәмә кордылар, фикер алыштылар.