23 июль көнне Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү оешмасының актлар залында "Хезмәт кешесе" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Конкурста 100дән артык кеше катнашты, шулар арасында шәһәр һәм районның мәктәп һәм мәктәпкәчә балалары. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм дипломнардан тыш “А хәрефеннән башлап Я хәрефенә кадәр профориентация” дигән анти-кафе тәкъдим иткән бүләкләр дә тапшырылачак.
Бүләкләү тантанасы 16:00 сәгатьтә башлана.