Республикада "соры" хезмәт базарын легальләштерү буенча актив эш алып барыла һәм " Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү федераль законны" үтәлеше турында тикшерүләр дәвам итә.
Югарыда билгеләнгән закон нигезендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшкә урнаштыруда, өстәмә һөнәри белем алуда ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук эш тәкъдим итүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат биререгә бурычлы.
Үткәрелгән тикшерүләр барышында Әлки районында "Саф" оешмасының мәшгульлек үзәгенә вакантлы эш урыннары булу турында мәгълүматлар тапшырмаганы билгеләнде. Шундый ук закон бозу очраклары "Ремтехсервис" оешмасында, Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә, Әлки район мәдәният йортында эшчәнлегендә теркәлгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча оешмалар вәкилләре җаваплылыкка тартылган.