"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәйдәш нурлары" дигән дәрес узды.
Дәрестә приютта тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының гаҗәеп табигате белән таныштылар. Балалар туган якның экологиясе турында күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар, татар композиторы Салих Сәйдәшев музыкасын да тыңладылар.
Балалар "Сандугач", “Саубул, авыл”, “Караңгы урам” дип аталган әсәрләрдән өзекләр белән таныштылар. Әлеге чара ахырында балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.