Яр Чаллының "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сигезенче номерлы сырхауханә вәкилләре белән очрашу оештырылды.
Поликлиника хезмәткәре "Инвалидларны реабилитацияләү" дигән лекция уздырды.
Социаль хезмәткәрләр реабилитацияләүнең төрле алымнары белән таныштылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, узган очрашу барышында социаль хезмәткәрләр һөнәри эшчәнлектә кулланырга мөмкин булган мәгълүмат тупладылар.