Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Алманиядән кунаклар килделәр.
Буага алар интернат-йортта яшәүче Илдус Гарипов янына хәл белеп чыгарга кергәлиләр. Белгечләр сүзләренә караганда, кунаклар өч тузан суыргыч, кегли һәм эспандер бүләк иттеләр.
Интернат-йорт карамагында тәрбияләнүче өлкәннәр Алмания кунаклары белән аралаштылар, истәлеккә фотога да төштеләр.