Түбән Каманың "Веста" үзәгендә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эш алып баралар

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  үзәге белгечләре җинаятьләр һәм хокук бозуларны булдырмау өчен  “Игътибарлы җәяүле” дигән чара уздырганнар.

Белгечләр өлкән сыйныф укучыларына кешенең җәмгыятьтә акрынлап егыла бару сәбәпләре турында сөйләгәннәр. Бу уңайдан белем алу һәм эш урыны табуның мөһимлеге турында да бәян иткәннәр.

Чарада үзара дус атмосфера хөкем сөргән. Балалар командалы уеннарда актив катнашып, җитезлекләрен күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International