Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы балалар патриотик тәрбия буенча дәрестә катнаштылар

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегечләре “Бөек Виктория” дигән чара уздырганнар.

Дәрес барышында укучылар сугыш турында сорауларга җавап бирделәр. Балалар игътибар белән белгечләр сөйләгән хикәяләр тыңладылар, Полтава сугышының сәбәпләре, барышы турында кызыклы мәгълүмат тупладылар.

Оештыручылар тәрбия алучыларны рус халкының батырлыгы белән таныштырдылар, аларда ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисен көчәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International