Бүген, “Булгария” теплоходы фаҗигасенә дүрт ел тулган көндә, Татарстанның Кама Тамагы районы Сөйки авылындагы мемориал янында матәм чаралары булды һәм әлеге һәлакәттә һәлак булучылар хөрмәтенә чәчәкләр китерелде.
Фаҗига корбаннарының туганнары һәм зыян күрүчеләр мемориал комплекска ике автобуста барды. Автобуслар сәгать иртәнге 8.30 да ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бинасы яныннан (Казан, Волгоград ур, 47) кузгалды.
Мемориал 2012 елда – “Булгария” фаҗигасенә бер ел булгач ачылды. Комплекста урнашкан хәтер дивары монолит бетоннан эшләнгән, гранит белән капланган. Аңа баткан “Булгария” теплоходы сурәте төшерелгән һәм алтын хәрефләр белән 122 һәлак булучының исеме язылган.
Фаҗига урынына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов, шулай да Идел елгасында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча операциядә катнашкан Татарстанның янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары килделәр.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары кайгыларын уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез: 1955 елда Чехословакиядә төзелгән ике палубалы “Булгария” дизель-теплоходы 2011 елның 10нчы июлендә Куйбышев сусаклагычында яшен вакытында ярдан өч чакрым ераклыкта, Сөйки авылыннан ерак түгел урында баткан иде. Туристик судно Болгар шәһәреннән Казанга юл тоткан була. Фаҗига вакытында теплоходта барган 201 кешенең 79ы коткарылган, 122 пассажир өчен сәфәр фаҗига белән тәмамланган.