Кукмараның “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй бәйрәме оештырылды

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Кукмараның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй бәйрәме узды.

Тернәкләндерү үзәге карамагында торучы балалар төрле уеннарда, спорт ярышларында көч сынаштылар. Ата-аналар да алардан калышмады, барлык бәйрәм чараларында актив рәвештә катнашты.

Барлык катнашучыларга да иганәчеләр бүлеп биргән тәм-томнар, бүләкләр тапшырылды. Бу чараны әзерләүдә “Милосердие” тернәкләндерү үзәгенең күзәтү советы әгъзәлары, район оешмалары ярдәм итте.

Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге искикеч матур бәйрәм өчен ата-аналар һәм балалар исеменнән оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International