Әлки районының “Забота” үзәгендә Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Әлки районының  “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәмен уздырдылар.

Иң булган, җитез, көчлеләр бу бәйрәм өчен гадәти булган чүлмәк вату, таяк тартышу, капчык киеп, йомырка кабып йөгерү кебек ярышларда бик теләп катнаштылар.

Тәрбияләнүчеләр зирәклек һәм үткен зиһен белән  барлык сынауларны да бик яхшы уздылар.  Иң активларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International