Иртәгә “Ривьера” комплексында “Хезмәтне саклау идарәсендә системалы эшләр башкару: проблемалар һәм үсеш перспективалары” дип аталган Хезмәтне саклау буенча республика киңәшмәсе узачак. Чараны Татарстан Республикасының Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Квалификацияләрне үстерү буенча төбәк агентлыгы” өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы уздыра.
Киңәшмә барышында хезмәтне саклауга кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла. Республика киңәшмәсе программасында пленар утырыш һәм 4 секция үткәрү каралган:
1 секция “Биеклектә эшләгән вакытта хезмәт куркынычсызлыгын оештыру”;
2 секция “Җитештерүдәге яралануларны һәм һөнәри авыруларны киметү коралы буларак шәхси саклау чаралары”;
3 секция “Хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә социаль хезмәттәшлекнең роле”;
4 секция “Хезмәт шартлары буенча махсус тикшерү уздырган очракта оешмаларга янаган проблемалар һәм хәвеф-хәтәрләр”.
Чара Казан шәһәре, Ф.Әмирхан ур., 1 нче йорт адресы буенча урнашкан “Казан Ривьерасы” комплексының конференц-залында узачак. 10.00 сәгатьтә башлана.