Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагы балалар патриотик тәрбия буенча дәрестә катнашканнар

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

"Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" республика  программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «История ремесел нашего края» дип аталган төркемле дәрес узды.

Чара барышында үзәк белгече балаларга болгар халкының гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияты турында сөйләде. Катнашучылар болгарларның игенчелек, тимер эше, зәркән сәнгате белән шөгыльләнгәннәрен белделәр.

Дәреснең гамәли өлешендә балалар хәтта мөстәкыйль рәвештә фольгадан ювелир эшләнмә ясап караганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International