Кукмараның “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә “Күңелле старт” дип исемләнгән физик-күңел ачу чарасы узды

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Кукмараның “Милосердие”  физик мөмкинлекләре чикләнгәнбалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче инвалид балалар өчен җәй бәйрәмнән башланды. Балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле старт”  чарасы “Президент белән бергә” программасы кысаларында, “Без бергә! Без булдырабыз” девизы астында узды.

Балалр ике командага бүленеп җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашты. Төрле яшьтәге кызлар һәм егетләрне бер генә теләк берләштерде – җиңү теләге. Олырак яшьтәге балаларның кечкенәләргә дистанцияне үтәргә, физик күнегүләрне башкарырга ярдәм итүләре бик тә шатландырды.

Ярыш азагында балаларны сюрприз көтте, “Три самурая” суши кибете аларга тәмле сый әзерләгән иде. Матди ярдәм күрсәтүче оешма хезмәткәрләре бәйрәмдә үзләре дә рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Чарадан барлык катнашучылар һәм кунаклар канәгать калдылар, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International