Бу көннәрдә Яр Чаллының “Солнышко” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Балачак дөньсы” рәсем конкурсы җиңүчеләре билгеләнде.
Яшь булуларына карамастан талантлы һәм актив балалар әлеге конкурста бик теләп катнаштылар. Чираттагы тапкыр җиңүчеләрне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Аларга истәлекле бүләкләр, мактау кәгазьләре таратылды.