Министр Эльмира Зарипова физик мөмкинлекләре чикләнгән студентларның чыгарылыш квалификациясе эшләрен яклауда катнашты

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Бүген ТИСБИ идарә Универститында “Салым эше” факультетында укучы физик мөмкинлекләре чикләнгән студентларның чыгарылыш квалификациясе эшләрен яклау узды. Бу диплом эшләрен ачык яклауның икенче тапкыр үткәрелүе.  Чарада республиканың банклар, иҗтимагый оешмалар, сәүдә структуралары җитәкчеләре катнашты.

Чарада хөрмәтле кунак буларак Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова чыгыш ясады. Министерство җитәкчесе үткәрелгән чараның югары әһәмиятлелеген билгеләде, физик мөмкинлекләре чикләнгән студентларның тиешенчә әзерлелеген билгеләп үтте. Үзенең чыгышында Элмира Әмир кызы предприятияләрнең инвалидлар өчен эш урыннарын квоталаштыруга, физик мөмкинлекләре чикләнгән студентларны эшкә алучы оешмаларга дәүләт тарафыннан социаль ярдәм күрсәтүгә игътибар итте. Университетның кадр агентлыгы җитәкчесе Евгения Прохорова министрны уку йорты белән таныштырып чыкты: ишетү сәләте чикләнгән махсус аудиториягә, халыкара ЮНЕСКО  юнәлешендә  мөмкинлекләре чикләнгән студентларны әзерләүче эшчәнлеккә, бушлай консультация алып була торган юридик хастаханәгә, формалашкан уңайлы мөхиткә  акцент ясады.

Студентлар югары сыйфатлы диплом эшләреннән тыш үзләренең портфолио һәм резюмеларын да алып килгәннәр иде. Бу аларның һәръяклап кызыксынуларын дәлилләде, уку дәвамында профессиональ өлкәне үзләштергәнлекләрен күрсәтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International