Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ярминкә узачак

2015 елның 2 июне, сишәмбе

9 нчы июньдә Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узачак.

Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга 5 оешма үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте: “Татфлот” ААҖ,  “Горводзеленхоз” МУП Тресты, “Метроэлектротранс” һәм башкалар

Бу көнне машина йөртүчеләр, ремонтлаучы слесарьләр, электромонтерлар, штамплаучылар, токарьләр, пешекчеләр, укытучылар һәм инженерларга кытлык зур булды.

Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин иде. Моннан тыш, теләгән кеше һәнәри ориентация буенча тест  һәм мәшгульлек, хезмәт кануннары буенча консультация уза алды.

Вакансияләр ярминкәсе Павлюхина, 102 адресы буенча сәгать 9 дан 11 гә чаклы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International