Буаның "Гармония" үзәгендә Халыкара гаилә көне уңаеннан бәйрәм үткән

2015 елның 15 мае, җомга
Шушы көннәрдә Буа шәһәре паркында Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү  комплекслы үзәге белгечләре Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәргәннәр. Биредә әти-әниләр һәм аларның балалары катнашкан. Алар төрле конкурс, викториналар, хәрәкәтле уеннар уйнаганнар.
Оештыручылар билгеләгәнчә, мондый уртак чаралар балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда уңай нәтиҗәләр бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International