Кама Тамагында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чара үткән

2015 елның 8 мае, җомга
Шушы көннәрдә Кама Тамагы "Богородский рай"  халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы тарафыннан "Каһарманлыкка, батырлыкка - дан!"  дип исемләнгән чара үткәрелгән.  Әлеге чарада социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалану узучы инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре катнашкан. Очрашу  музыкаль-тематик формада үткән.
Чара барышында "Изге сугыш" дигән җыр яңгырап торган. Зур кызыксыну белән өлкәннәр сугыш турындагы җырларның исемнәрен отканнар, конкурсларда катнашканнар. Бу көнне тыл хезмәтчәне Роза Гибадуллина үзенең сугыш еллары турында сөйләгән.
Чара бер минут тынлык һәм "Җиңү көне" дигән җырны күмәк башкару белән  тәмамланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International