“Вместе с Президентом” республика иҗтимагый хәрәкәте кысаларында Биек Тау районы иҗтимагый советы инициативасы буенча сугыш ветераннары өчен язылу оештырылды. Моннан соң барлык ветераннар һәм инвалидлар “Высокогорские вести” һәм “Моя газета Татарстан” басмаларын алачаклар.
Биек Тау районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы ветеран һәм инвалидлар барысына да зур рәхмәтләрен белдерә һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар тели.