Бөгелмәнең “Радуга” үзәге белгечләре мәктәп балалары өчен чара үткәрде

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре  3 нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларын позитиф уйларга өйрәтү максатыннан дәрес үткәрде. Балаларга позитив һәм негатив уйлауның аермасы күрсәтелде, уңай уйлау сәләтен үстерүгә караган уеннар һәм викториналар үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International