Бүген Питрәчнең “Шатлык” социаль приютында мәктәп яшендәге балалар өчен ачык дәрес үткәрелде. Чараның темасы “Мин һәм минем киләчәктәге урыным”.
Чараның максаты булып балалар арасында үзара бер-береңә ышаныч, сөйләү һәм тыңлау сәләтен үстерү, комплиментлар әйтә белү, җаваплылык хисен тәрбияләүгә булышу тора.
Дәреснең беренчә өлешендә балалар уеннар уйнады, психологның сорауларына җавап бирделәр. Чараның ахырында алар зур кәгазь битендә рәсәмнәр ясадылар, анда төрле картиналар ябыштырдылар.