Шушы көннәрдә Балтач районының Кече Лызи авылы волонтерлары “Ветераннар янәшәбездә” исемле акция үткәрделәр. Балтач районы волонтерлары өчен ветераннарга булышу, аларның көндәлек мәшәкатьләрен җиңеләйтү – изге бурыч булып тора.
Кече Лызи волонтерлары Гондырево авылында яшәүче ялгыз пенсионерның өй яннарын җыештырдылар, егетләр утыннарын кисеп ярдылар, ә кызлар өйделәр. Волонтерлар эшләгән арада, ветеран үзенең балачак һәм сугыш чорындагы хатирәләре белән уртаклашты.