Балтач районының Борнак авылында яшәүче 13 яшьлек инвалид бала Нәсим “Ак Барс” хоккей клубын бир яратып карый. Ул күптәннән “Ак Барс” клубына карата истәлекле сувенир алырга теләде. Балтач волонтерлары интернет челтәрендә төрле сайтларда Нәсимнең теләген җиткерделәр. Бүләк күп көттермәде, посылка белән “Ак Барс” тамгасы белән Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән шарфлар кайтты.
Волонтерлар Балтачның “Наз” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән Борнак авылына ике инвалид балага Нәсим һәм Зәмирәгә барып, курчак театры күрсәттеләр. Нәсимгә матур теләкләр теләп, шарфларны тапшырдылар.