Бер күрешү үзе бер гомер

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортында тәрбияләнүчеләрнең туганнары белән очрашуын оештырганнар.

-Әлеге  чараны Халыкара гаилә көненә багышлап “Бер күрешү үзе бер гомер” дип атадык, -ди тәрбияче Энҗе Экзекова. – Кайбер балаларга ата-аналары, ә кайберләренә әби-апалары килде. Барысы да куанып кочаклашты, үбеште. Бу очрашулар бик мөһим һәм әһәмияте!

Ата-аналар һәм туганнар балаларның яшәү шартларын һәм тернәкләнү эшчәнлекләре белән танышты. Тәрбиячеләр балаларының барлык яшәү кырларын фотосурәтләр аша күрсәтергә тырышты. Балалар концерт номерлары күрсәтте.

Балаларның туганнары интернатның барлык коллективын һәм директоры Имаметдин Гәрәевне рәхмәтләделәр. Чара күңелле биюләр, чәй эчү һәм интернат территориясе буенча экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International