Бөгелмәдә 20дән артык кеше эшле булды

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Бүген Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада шәһәрнең 7 кадрлар агентлыгы катнашты.
    Ярминкәгә килүчеләргә 24 вакансия тәкъдим ителде, алар арасында: инженер-электрик, электромонтер, хисапчы, сторож, аш бүлмәсе хезмәткәре һ.б.
    Ярминкә нәтиҗәләре буенча 23 кеше эшкә юнәлтмә кәгазе алган. Ярминкәдә 53 кеше катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International