Казанда Халыкара балалар яклау көне уңаеннан инвалид балалар өчен массакүләм спорт чарасы уздырдылар

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Бүген “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексында  Халыкара балалар яклау көне уңаеннан инвалид балалар өчен массакүләм спорт чарасы уздырдылар. Чараны министрлык һәм “Дом Рональда Макдональда” хәйрия фонды оештырды. Әлеге чараны уздыруда Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре зур ярдәм күрсәтте.
    Эстафеталар, спорт уеннары балаларны битараф калдырмады. Комплекслы үзәк белгечләре балалар белән уйнады. Аларга “Факел”, “Быстрый гонщик” уеннары аеруча ошады.
    Бәйрәмгә атказанган спортчылар, спорт мастерлары, олимпийский призёр Александр Волков һәм Ирек Зиннуров килгән иде. Алар балалар белән бергә уйнады.
    Бәйрәм ахырында “Дом Рональда Макдональда” хәйрия фонды вәкилләре балаларга тәмле бонус әзерләгән иде – барлык балаларга да “Хэппи мил” бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International